2014 елның 9 июлендә Казан ш. Карьер авылының “Ветеран” бакча ширкәтендә янгын аркасында 1958 елда туган хатын һәм 2009 елда туган малай һәлак булды. Янгын килеп чыккан вакытта өйдә ике оныклары белән бергә әби булган иде, ата-аналары эштә иде. 2000 елда туган икенче бала участокта йөргәнгә һәлакәттән котыла алды. Янгынның алдан сәбәбе ут белән саксыз эш итү дип исәпләнә.
2014 елда бүгенгә Тататарстан Республикасында бала шуклыгы аркасында 20 янгын булды, ут эчендә 2 бала һәлак булды. Кызганычка каршы, бала караучысыз калганда, аның мөстәкыйльлеккә омтылуы башлана. Хөрмәтле ата-аналар, балаларыгызның куркынычлыгы үз кулларыгызда икәнен онытмагыз! Ут белән уйнауның куркынычлы нәтиҗәләре турында аларның исенә төшерегез һәм беркайчан да бер үзләрен калдырмагыз.