Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов комиссия утырышын уздырды.
Видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар да тоташтырылды. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рафис Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, "икенче ел инде янгыннар һәм кешеләрнең үлүе белән бәйле вәзгыять аларда бик күп сораулар тудыра. Бүгенге көндә янгыннарның гомуми саны-коры үлән һәм чүп – чар яну 58% тәшкил итә, бары тик 42% гына техноген янгыннарга туры килә". Бу, нигездә, вакытында чистартылмаган территорияләрдә коры үлән һәм чүп-чар януга бәйле.
Республикада торак йортларны автономияле хәбәрчеләр (АПИ) белән тәэмин итү эше дәвам итә. 2021 елда 15342 йортта 43693 автоном хәбәр бирүче урнаштырылган.
Рафис Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, 2021 елда АПИ эшләгәнгә күрә, 16 очракта 25 кеше, шул исәптән 9 бала коткарылган.
Рөстәм Миңнеханов шәһәр пляжлары белән эшне көчәйтергә кушты. «Бездә су, су киңлекләре җитәрлек. Бу-безнең гражданнарның ял итү зоналары. Су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү өчен территорияләрне төзекләндерергә кирәк булган сулыклар бар».