«Бишле»гә эшләделәр: Казаноргсинтезда персоналның мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә әзерлеген тикшерделәр

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Бүген «Казаноргсинтез» ГАҖнең органик продуктлар һәм техник газлар заводы территориясендә сәнәгать куркынычсызлыгы буенча планлы өйрәнүләр узды. Аларда нефть продуктларының аварияле агуларын локальләштерү һәм бетерү буенча предприятие персоналының һәм махсус хезмәтләрнең үзара хезмәттәшлеге өйрәнелде. Өйрәтүләр персоналны «Казаноргсинтез» ГАҖдә сәнәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүгә даими әзерләү кысаларында узды.

 Өйрәнүләрне Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, ГХКЯК составына керүче предприятие Башкарма дирекциясе әгъзалары һәм «Казаноргсинтез» ГАҖ структур бүлекчәләре җитәкчеләре күзәтте.

Өйрәнүләр сценарие нигезендә, җинаятьче этилен окисе белән эш итү җайланмасын сафтан чыгарды. Заводның технологик җиһазында имитацияләнгән террорлык акты нәтиҗәсендә, этилен сыек окисе агыла һәм аннан соң кызып китә. «Кеннард» шәхси сак предприятиесенең тиз җавап бирү төркеме җинаятьчене табып тоткарлый. Шул ук вакытта авария урынына НАСФ звеносы, газ коткаручылар, медиклар һәм янгын сүндерүчеләр дә чыкты. Штаттан тыш авария-коткару формированиеләре коткаручылары җирлекне тикшерделәр, шулай ук зыян күрүчене таптылар һәм эвакуацияләделәр. Газ коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр авариянең сәбәбен бетерделәр һәм аның нәтиҗәләрен минимальләштерделәр. Өйрәнүләр барышында янгын сүндерүчеләр шулай ук зыян күрүчеләрне биектән коткару отрядының мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Медиклар зыян күрүчене предприятиенең медсанчастенә китерделәр.

Шәхси составны өйрәнү һәм үткәрелгән укулар бик югары бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International