Янгын хәбәрчесе сигналы ярдәмендә өч бала коткарылды

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Утыз Имән авылында янгын кечкенә өч баланың гомерен өзә яды. Ут көн уртасында чыкты. Өч бала өйдә иде,алар белән күршесе Фәнис Җамалиев, әти-әниләре һәм аларның өлкән абыйлары бакчада эшләгән вакытта. Кинәт автоном янгын хәбәрченең сигналы тарала. Эвакуация юллары киселә, шуңа күрә 52 яшьлек ир балаларны залның тәрәзәсе аша коткарып калу турында бердәнбер дөрес карар кабул итә.
Янгын Утыз Имән авылында 9 июньдә 14 сәгать 25 минутта булды. Әлеге адрес буенча җиде бала тәрбияләүче гаилә яши, шуларның алтысы – балигъ булмаган балалар.
 Тәҗрибәле янгын сүндерүчеләр раслаганча, бу очракта Фәнис Җамалиев бик дөрес эшләгән, экстремаль ситуациягә тиз арада таянып, ул үзенең гражданлык бурычын үтәгән. Эвакуация дөрес  оештырылды. Башта тәрәзәдән 9 яшьлек кыз сикереп чыга, һәм алга таба ул күршесе кулыннан сеңелләренә төшәргә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International