Без бу буалар янаннан үтеп бара идек

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Полиция майоры Ленар Дәүләтшин кичә кич белән 2010 һәм 2012 елларда туган ике кызны Шишкино буасында үлем кулларыннан тартып алды. Бу мизгелдә батыр коткаручы урынында булмаса, фаҗигадән котылып булмас иде.

Ленар Дәүләтшин Әлмәттә яши. Ул полиция майоры.

- Паркта беркем дә юк иде диярлек, 300 метрда яр буенда балалар – шул кызлар гына. Кинәт, аларның берсе суга төште, икенчесе сеңлесенә булышырга тырышты һәм артыннан ул да чумды. Буага төшкәч, сабыйларның берсе су астына китә башлавын күрдем, икенчесе чупылдаша иде, - дип сөйли Ленар Дәүләтшин.

Ленар су астына киткән кызларның берсен табып ала, кулыннан тотып ярга таба алып чыга. Аннары - икенчесен.

 - Кызлар шок хәлендә иде һәм, әлбәттә, курыкканнар. Бәхеткә, алар сазлыклы су гына йоттылар. Аларның йөзләре ләмдә иде, ләкин үзләре сулый алдылар. Без ашыгыч ярдәм чакырдык һәм балаларны медикларга тапшырдык. Кызларны шушы көннәрдә хастаханәдән чыгарачаклар.

 

Руслан Фәтхетдинов – РФ ГТХМ ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International