Татарстанда һәр лагерьга дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре даими контроль өчен беркетеләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Җәй көне Татарстан лагерьларына 183 меңнән артык бала һәм яшүсмер барачак. Быел республикада барлыгы 1,6 меңнән артык балалар лагере эшләячәк. Аларда яшь татарстанлыларның яртысыннан артыгы ял итә алачак.
Татарстанда һәр лагерьга дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре даими контроль өчен беркетеләчәк. Бу хакта ТР Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең өстенлекле юнәлешләренең берсе-балалар сәламәтләндерү лагерьларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне контрольдә тоту. Бу максатта республиканың балалар сәламәтләндерү учреждениеләренең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча оештыру һәм гамәли чаралар комплексы планлаштырылган.
Стационар, мәктәп яны лагерьлары һәм палаткалы хәрби-патриотик лагерьлар җитәкчеләре белән агымдагы елның апрель һәм май айларында укыту семинар – киңәшмәләре үткәрелде, анда янгын чыгу очрагында янгын куркынычсызлыгы нормалары таләпләре, хезмәт күрсәтүче персоналны эвакуацияләү һәм эш итү тәртибе һәм оештыру таләпләре җиткерелде. Балаларның ял итү объектларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча күзәтчелек чаралары үткәрү оештырылды. 21 майга 56 (46%) стационар балалар сәламәтләндерү лагерендә тикшерүләр үткәрелгән, хәзерге вакытта 59 тикшерү үткәрелә.