Алексей Песошин: янгыннар саны 19%, һәлак булучылар саны 84% арткан. ТР ГХКЯК планнан тыш утырышында янгыннар һәм аларда кешеләрнең гомере өзелүгә бәйле хәлләрне стабильләштерү буенча ашыгыч чаралар турында фикер алыштылар

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Ел башыннан бирле Татарстанда 2021 елның 4 маена 2053 янгын чыккан, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20% ка күбрәк (1700 янгын). Шул ук вакытта бу чорда янгыннарда һәлак булучылар саны 93% ка арткан (2020 елның 4 маена – 45 кеше, 2021 елның 4 маена – 87 кеше).

Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары – күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсе башлыгы Сергей Сергеев Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында шундый мәгълүматлар китерде.

Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта республиканың барлык муниципаль районнары катнашты.

Бу янгыннар, беренче чиратта, торак пунктлар территорияләрен коры үләннән һәм чүп-чардан вакытында чистартмау аркасында килеп чыккан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 281 административ эш кузгаткан, аларның 214е буенча 534 мең сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International