Бүген Казанда Чернобыль АЭС авариясен ликвидаторларга куелган мемориаль комплекс янында бу вакыйгаларда катнашучылар үзләре генә түгел, һәлак булган татарстанлыларның туганнары, «Юнармия» класс укучылары һәм янгын кадетлары да җыелды. Шулай ук хәтер митингында Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Татарстан Гадәттән тыш ведомство җитәкчесе урынбасары үз чыгышында билгеләп үткәнчә, «дүртенче энергоблок шартлаган урында кешеләр имин яши алсын өчен 20 мең ел узарга тиеш».
Митинг ахырында Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәсендә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар.