Куйбышев сусаклагычында язгы су тулу һәм су горизонтының биеклеген күтәрү режимы күзәтелә. Узган тәүлек эчендә сусаклагычта су дәрәҗәсе Идел участогында 5-21 см һәм сусаклагычның Кама участогында 20-65 см артты.
Түбән Кама сусаклагычында су горизонтының биеклеген киметү дәвам итә. Узган тәүлек эчендә сусаклагычта су дәрәҗәсе 3-12 см. га кимеде.
9 апрель көнне 8.00 сәгатькә елгаларда су дәрәҗәләре билгеләрдә күзәтелде:
- Уләмә елгасында 30 см, Берсут елгасында 66 см, Кубня елгасында 106 см, Кече Чирмешән елгасында – 39 см, Шушма елгасында-45 см, калган елгаларда су чыгу тамгасыннан 80-410 см. түбәнрәк .