Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев йорт шартлавыннан зыян күргән кешеләргә әлеге гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү буенча алга таба эш ничек оештырылачагы турында җентекләп аңлатты. Очрашуда шулай ук Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Зөфәр Хәлиуллин һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яшел Үзән муниципаль районы буенча идарәсе башлыгы Вячеслав Долганов катнашты.
Килеп туган мәсьәләләрне хәл итү өчен муниципаль берәмлек администрациясендә махсус оператив штаб төзелде. Оперштабта әңгәмәдән соң, кешеләр өйләренә юнәлделәр. Бүген, көн дәвамында, бер гаиләдә яшәүчеләрнең нибары 15 минутлык фатирларына җибәрделәр, алар кирәкле документларны, даруларны, кыйммәтле әйберләрне, йорт хайваннарын ала алсыннар өчен. Йорт эчендә аларны полиция хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр озатып йөрде.
Реконструкция эшләре, экспертлар фикеренчә, 6 айга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Хәзерге вакытта Ленин урамындагы 39а йорты янында тәүлек буе кизү тору һәм сакчылык оештырылган. Идарәче компания урамнарны яктыртуны торгызачак һәм территорияне һәм торак йортка керү юлын видеокүзәтү системасын урнаштырачак.