Николай Суржко: су басу зоналарында яшәүче халыкка үз йорт яны территорияләрендә превентив чаралар үткәрергә кирәк

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Быел язгы ташу күпьеллык уртача күрсәткечләрдән һәм узган елдан аерылып тора. Быел республикада бик зур кар катламы, өстәвенә, кар калынлыгы түгел, ә дым булуы мөһим. Ул быел республика буенча нормадан якынча 1,5 тапкыр артып китә һәм бу язгы ташу вакытында билгеле бер тискәре эзләр сала.
Быелгы ташу кече елгаларда боз калынлыгы белән дә характерлана, ул күпьеллык уртача күрсәткечләрдән артып китә. Болар барысы да быел язгы ташуга әзерлеккә җитди моментлар сала.
Су басу зоналарында яшәүче халыкның да ташкыннарга каршы чараларны уздыруда роле кимеми. Аларга үзләренең ишегалды территорияләрендә йортлардан кар суны чыгару буенча превентив чаралар үткәрергә кирәк.
- Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бурычы һәр ишегалдына барып, һәр кешегә барып җитү. Барлык су басу зоналары гадәттән тыш хәлләр министрлыгына аерым контрольгә алынды, - дип сөйләде Николай Суржко. Бары тик уртак көч белән генә республикада ташкынның тискәре нәтиҗәләрен минимальләштерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International