Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча федераль хөкүмәт комиссиясе утырышы

2021 елның 19 марты, җомга

Татарстан Республикасыннан утырышта Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамов һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын башкаручы Таһир Кәримуллин катнашты.

2021 елның 19 мартында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин видеоконференция режимында Россия гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты.

Чарада янгын куркынычы чорына һәм 2021 елда язгы ташуларны аварияләрсез үткәрүгә әзерлекне тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү һәм Россия ФМБАның Катастрофалар медицинасы хезмәтен үстерү мәсьәләләре каралды, шулай ук 2020 елда Россия Федерациясе халкын һәм территориясен табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау буенча чараларның үтәлеше анализланды.

Нотыклар белән РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы, РФ табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, Су ресурслары федераль агентлыгы, Федераль медик-биологик агентлык вәкилләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International