Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне: ГТХМ хезмәткәрләре Автошәһәр мәктәпләре укучылары өчен ачык дәресләр үткәрделәр

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре БИЯҖ хезмәткәрләре белән бергә шәһәр мәктәпләрендә «Тормыш иминлеге нигезләре»темасына ачык дәресләр үткәрделәр. Балаларга һәм яшүсмерләргә төрле гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр һәм "гражданнар оборонасы" төшенчәсен искә төшерделәр.

Ачык дәресләр вакытында мәктәп укучылары тематик видеофильмнар карап кына калмадылар, 72 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең каравыл башлыгы ярдәмчесе Камил Ганиев та укучыларга төрле кызыклы сорауларны аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International