Рафис Хәбибуллин: Татарстанда янгыннар һәм аларда кешеләр гомере өзелүгә бәйле хәл катлаулы булып кала

2021 елның 26 феврале, җомга

Бу ел башында Россиянең күп кенә шәһәрләре буенча күп фатирлы торак йортларда фаҗигагә китергән зур янгыннар чираты узды.

Татарстанда янгыннар һәм аларда кешеләр гомере өзелүгә бәйле хәл катлаулы булып кала бирә.

2021 ел башыннан 562 янгын теркәлгән, аларда 34 кеше һәлак булган.

Торак секторда янгыннар һәм кешеләр үлеме санының шактый артуы күзәтелә. Бу-барлык янгыннарның 72% һәм аларда һәлак булган кешеләрнең 97%.

Республиканың торак фондында 406 янгын очрагы теркәлгән, аларда 33 кеше һәлак булган.

Торак секторда төп янгын сәбәпләре:

- электр җиһазларын һәм электр көнкүреш приборларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – гомуми санның 36,7%;

- мич җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу-32%;

- ут белән саксыз эш итү, шул исәптән тәмәке тартканда – 23%;

 Торак секторда исерек кешеләр гаебе белән 40 янгын чыккан, ягъни гомуми санның 10%, аларда 20 кеше һәлак булган (һәлак булучыларның 60%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International