Федераль янгынга каршы хезмәт отрядының - «Татарстан Республикасы буенча ДЯХ ФЯХ килешү бүлекчәләре идарәсе» ФДБУнең Түбән Кама филиалы бүлекчәләре «Түбән Кама нефть химиясе»ГАҖ дивинил һәм углеводород чималы җитештерү заводы объектында янгын-тактик өйрәнүләр үткәрделәр.
Өйрәнүләр фаразына караганда, углеводород чималын тимер юл цистерналарына җибәрү өчен билгеләнгән атланмай эстакадасында торбаүткәргеч өзелгән. Бу гексанның алга таба януы нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Ут күрше цистерналарга күчү куркынычы туды.
6 минуттан соң янгын чыккан урынга ЭКБ-35 дежур каравыл килде. Аннан соң янгын урынына ЭКБ-33 янгын сүндерүчеләре килде.
Янгын локализацияләнде, ә аннары 40 минут эчендә тулысынча юкка чыгарылды.