Янгын хәбәрчесе өлкән яшьтәге ир-атның гомерен саклап калды

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

11.36, 18 гыйнварда Әгерҗе районы, Салауш авылы, Ленин урамы, 62 нче йорт адресы буенча 6х7 метрлы шәхси бүрәнә торак йорт янды.

Янгынның якынча мәйданы 42 кв. м. тәшкил итте.

Автоном янгын хәбәрчесе (АПИ) ярдәмендә хуҗа сигнал ишетте һәм үзе янган йорттан эвакуацияләнде.

АПИ 2020 елның октябрендә авыл җирлеге акчалары хисабына урнаштырылган.

Янгынның сәбәбе ачыклана. Зыян күрүчеләр юк.

2018 елдан 2020 елга кадәр барлыгы муниципаль берәмлекләр, гражданнар, иганәчеләр ярдәме хисабына 27270 йортта 65 369 хәбәр итүче урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International