Аерым игътибар-автоном янгын хәбәрчеләренә

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Яңа ел башлану белән Әлмәттә территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең һәм авыл җирлекләренең хисап җыелышлары башланды. Әлеге җыелышларда федераль дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре дә актив катнаша.
 Шулай итеп, Бишмунча авыл җирлеге гражданнарының йомгаклау җыенында Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Равил Хөсәенов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул район территориясендә булган янгыннар һәм кышкы чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге турында сөйләде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре заманча янгын саклау чараларына - батарейкалардан эшләүче автоном янгын хәбәрчеләренә аерым игътибар итте.
Залда җыелган гражданнарның дәүләт янгынга каршы хезмәте инспекторына сораулары күп булды, аларның һәркайсына ул ничек мөмкин кадәр төгәлрәк җавап бирергә тырышты. 
Үз чыгышының ахырында Равил Хөсәенов халык белән профилактик эш көчәйтеләчәк, торак секторда, шул исәптән социаль куркыныч хәлдә булган гражданнарның яшәү урыннары буенча уртак рейдлар дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International