Янгынның фаҗигале нәтиҗәләрен булдырмас өчен, легаль булмаган картлар йортында яки наркотикка һәм алкогольга бәйле кешеләрне реабилитацияләү үзәге турында хәбәр итегез!

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Соңгы вакытта өлкәннәр һәм наркотикларга бәйле гражданнар өчен социаль хезмәтләр күрсәтү өчен кулланыла торган торак йортларда янгын чыгу очраклары ешайды. Еш кына әлеге хезмәтләр янгын куркынычсызлыгы таләпләрен тупас бозып күрсәтелә, бу әлеге объектларда фаҗигагә китерә.
Әйтик, 2020 елның 15 декабрендә Башкортстан Республикасы Минзәлә районы Ишбулдино авылында бер катлы агач торак йортта янгын чыга. Янгын нәтиҗәсендә 11 кеше һәлак булды. 2021 елның 9 гыйнварында Төмән өлкәсенең Боровск поселогында шәхси йортта янгын чыга. Һәлак булучылар шулай ук легаль булмаган картлар йортында яшәүчеләр дә булган.
Өлкән яшьтәге гражданнарны стационар формада тернәкләндерү буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен кулланыла торган торак сектор объектларында шундый ук янгыннар элегрәк 2020 елның 8 апрелендә Мәскәү шәһәрендә (10 һәлак булган) һәм 2020 елның 10 маенда Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәр округында (9 һәлак булган) булган.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Татарстан халкына тиешле реестрларда тормаган торак урыннарында социаль хезмәтләр күрсәтүче юридик затларны, шәхси эшмәкәрләрне һәм гражданнарны ачыклауда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International