Ленин урамы буенча 56 нчы йорт фатирларының берсендә Федераль янгынга каршы хезмәтнең васильевскидагы 153 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә янгын турында шаһитлар хәбәр итте.
Фатирда диван һәм стенаның бер өлеше яна. Килгән янгын сүндерүчеләр утны тиз арада сүндерделәр, ә төтен белән тулган кухнядан мәчене, урамга чыгарып, сулыш аппараты ярдәмендә реанимацион чаралар үткәрделәр. Янгынчылар мәчене коткардылар.