«Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең килешү бүлекчәләре идарәсе» ФДБУнең Түбән Кама филиалында – федераль янгынга каршы хезмәтнең 30 еллыгы, Татарстан Республикасы ГТХМ 25 еллыгы һәм ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан янгын сүндерү хезмәте ветераннарына отряд җитәкчелеге исеменнән бүләкләр һәм котлау хатлары тапшырылды.
Наил Мәхмүт улы Әмиров-атказанган ФЯХО ветераны - «Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең килешү бүлекчәләре идарәсе» ФДБУнең Түбән Кама филиалы, янгын сакчылыгында чирек гасырга якын хезмәт иткән. Наил Әмиров лаеклы ялга 1995 елда китә. Бүген, олы яшьтә булуга карамастан, ул актив яшәү рәвеше алып барырга тырыша-көндәлек гимнастика һәм йөрү кроссвордлар һәм башваткычлар белән бергә үрелеп бара. Яңа ел алдыннан Наил Әмиров үзенең 80 яшьлек юбилеен каршы алды. Ветеранны котларга хезмәттәшләре, отрядның яшь хезмәткәрләре килгән иде.