Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2020 елның 25 ноябрендәге 1062 номерлы республика территориясендә 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим кертү турында карары кабул ителде. Әлеге карар нигезендә бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар комплексы, шулай ук пиротехника әйберләрен җитештерү, саклау һәм сату урыннары билгеләнгән.
Бу режим гамәлдә булган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен санкцияләр сизелерлек (ике тапкыр диярлек) катгыйлана, - дип кисәтте Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы.
Көн саен бәйрәм чараларының куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен 2300-гә якын кеше һәм 1129 берәмлек янгын сүндерү техникасы җәлеп ителәчәк.