Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен оештырылган матбугат конференциясендә бәйрәм чараларын уздыру объектларының янгын куркынычсызлыгы торышы турында мәгълүмат белән Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча Баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин чыгыш ясады.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы спикеры үз чыгышын узган Яңа ел бәйрәмнәрендә янгыннар турында статистик мәгълүматлардан башлады. Ел саен, Яңа ел көннәрендә, гадәти көннәр белән чагыштырганда, янгыннар саны 20%ка, һәлак булучылар 50%ка арта.
Әйтик, 2009 елның 30 декабреннән 10 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында 131 янгын очрагы теркәлгән (УЗГАН ЕЛНЫҢ ШУЛ УК ЧОРЫ-107, +22,4%), аларда 11 кеше һәлак булган (УЗГАН ЕЛНЫҢ ШУЛ УК ЧОРЫ – 5, +20%), 10 кеше имгәнгән (УЗГАН ЕЛНЫҢ ШУЛ УК ЧОРЫ – 17, -41,2%).
Татарстан Республикасында 2019-20 еллардагы Яңа ел бәйрәмнәрендә янгыннарның төп сәбәпләре булып алдагылар тора:
– җылыту мичләрен һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау һәм дөрес куелган булмау-25 янгын (19,3%);
- ут белән саксыз эш итү – 78 янгын, ягъни гомуми янгын сүндерүнең 59,5% ;
- электр җиһазны техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү -37 янгын (28,2%);
ут төртү – 3 тапкыр (2.3%);
- транспорт чараларын төзү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу-4 янгын (3,1%).
2019-2020 еллардагы Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан Республикасында янгыннарның төп саны торак секторга туры килде-87 янгын (66,4%), аларда 11 кеше һәлак булды (100%) һәм 4 кеше имгәнде (40%).
Исерек кешеләр гаебе белән 15 янгын чыкты, аларда 7 кеше һәлак булды, 3 кеше җәрәхәтләнде.
Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән берлектә 2020-2021 елларда Яңа ел һәм Рождество бәйрәм чараларын үткәрү чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән оештыру һәм гамәли чаралар комплексы эшләнгән һәм тормышка ашырыла.