Башкортстан Республикасында картлар шехси пансионатында 11 кеше һәлак булган янгын фонында Татарстан Прокуратурасы дәуләт һем хосусый учреждениеләрне тәулек буе кешеләр булган биналарны тикшерүен башлап җибәрде. Бүген прокуратура белгечләре Казан шәһәренең Вахитов районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге инспекторлары белән берлектә Таҗи Гыйззәт урамында урнашкан өлкән яшьтәге кешеләр өчен шәхси пансионатның янгын куркынычсызлыгы торышын тикшерделәр.
Пансионат быел җәй ачылды гына, бу беренче инспекторлык тикшерүе. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре прокуратура хезмәткәрләре һәм тәүлек буе эшли торган оешма ачкан шәхси эшмәкәр белән бергә пансионат катлары буйлап уздылар. Шунда ук дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары катлы ишекләргә игътибар иттеләр, аларда уплотнитель юк иде. Янгын чыккан очракта ишекләр аша төтен йөриячәк. Өченче катта бүлмәләрнең түшәмендәге берсендә автоном янгын хәбәрчесен монтажлау нормалары бозылган, ягъни ул яктырту люстрасыннан бик якын урнашкан. Ә коридорда шул ук катта лифт янында янгын чыккан очракта эвакуация юлы тар ясалган. Мондый җитешсезлекләр тикшерү башында ачыкланды, шуннан соң күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары норматив документларны тикшерүгә күчте.