Игътибарлы булыгыз! Исле газ куркыныч!

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Соңгы ике көндә Казанда исле газ белән агулануның өч очрагы теркәлгән. Барлык очракларда да фаҗиганең башлангыч сәбәбе- ябык тәрәзәләр аркасында һава йөрүе булмау.

Шуларның берсе 2020 елның 15 декабрендә Бондаренко урамындагы 27-нче номерлы торак йорт фатирында 23.30 сәгатьтә була.

Угар газы белән агулану нәтиҗәсендә 1989 елгы хатын-кыз һәм аның 2014 елгы улы зыян күргән.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең Кризислы хәлләрдә идарә итү үзәге мәгълүматларына караганда, 2020 ел башыннан Татарстанда 29 янгын газы белән агулану очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә 57 кеше зыян күргән (21 бала) һәм 5 кеше һәлак булган (шул исәптән 1 бала).

Янгын газының бинага чыгу ихтималын булдырмас өчен, газ, каты ягулык һәм сыек ягулык приборларына - казаннарга, мичләргә һ. б. яңа һава агымын тәэмин итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International