Казансу култыклары юка боз белән каплануга карамастан, балык тотарга яратучылар кармакларны ярдан еракка сузган инде. Бүген Казанда КСДИ инспекторлары 7 сантиметрдан кимрәк калынлыкта бозга чыккан гражданнарны ачыклау буенча беренче план рейды үткәрделәр.
Бүгенге көндә, су объектларының куркынычын исәпкә алып, кичәге көннән үк 9 вакытлы коткару постының кизүлеге оештырылган. Алар - Казан, Лаеш, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Кама Тамагы, Минзәлә, Алексеевск районнары.
Республикада урнашкан көчле суык кече елгаларда һәм эчке сулыкларда боз нык түгел әле. Казансу елгасында боз кату якшәмбе төнендә башланды. Пландагы рейд КСДИ Үзәге янында боз калынлыгын тикшерүдән башланды. Казансу елгасы участогында КСДИ инспекторлары тарафыннан лункаларга төшкән үлчәү приборлары боз калынлыгын 5 см. га кадәр күрсәттеләр.
Әлегә республикада боз астына китү очраклары теркәлмәгән. Хәзерге вакытта боз катуының актив процессы бара. Профилактик эш тә дәвам итә-аншлаглар чыгару, балыкчылар белән әңгәмәләр үткәрү. Ә ата-аналарга бу куркыныч вакытта балаларны күзәтү астында тотарга кирәк.