Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Ачык ишекләр көне

2020 елның 16 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Казан янгынга каршы хезмәт отрядының Яңа Кенәр авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Яңа Кенәр авылының мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр өчен янгын техникасы һәм янгын–техник кораллары белән ачык ишекләр көне үткәрделәр.

      Балаларга янгын сагы тарихы турында сөйләделәр, янгын депосы буенча экскурсия үткәрделәр. Шулай ук янгын сүндерүченең хәрби киемен, янгын сүндерү өчен нинди чаралар кулланылуын һәм авария-коткару эшләрен нинди инструментлар ярдәмендә башкаруларын күрсәттеләр.

        Экскурсия ахырында балалар белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International