2 октябрьдә Россия ГТХМ министры Евгений Зиничев барлык дәрәҗәдәге башкарма хакимият органнары белән бергә гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб өйрәнүләренә старт бирде.
Е. Зиничев Гражданнар оборонасы – РФ территориясендә халыкны әзерләү һәм яклау, матди һәм мәдәни кыйммәтләрне хәрби конфликтларда һәм бу конфликтлар нәтиҗәсендә килеп чыккан куркынычлардан, шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп туган куркынычлардан саклау буенча чаралар системасы, дип искәртте.
Тренировкалар бөтен ил буенча ике этапта уздырыла. Башта РГХС һәм БИ идарәсен башкаручы органнар хезмәткәрләренә хәбәр итү һәм җыю, барлык дәрәҗәләрдә идарә системасын җәелдерү мәсьәләләре карала. Икенче өлеш гражданнар оборонасын әзерләүгә китерү буенча чараларны гамәли башкарудан тора.
Тренировка кысаларында Татарстанда гражданнар оборонасының җитәкче составы белән киңәшмә узды, анда штаб күнегүендә каралган чараларны үтәү буенча бурычлар куелды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамов, республиканың гражданнар оборонасы хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия өйрәнүләренең гамәли чараларын башкаруга барлыгы 10 меңнән артык кеше һәм 600 артык техника җәлеп ителде. Тренировкага куелган максатларга ирешелде. Уку мәсьәләләре тулы күләмдә эшләнде.