2020 ел,30 август вакыйгалары

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

   Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шуларның 8 зе ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 1 тапкыр, кыска ялганыштан - 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында - 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү - 9 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда - 3, каралтылар – 1, транспорт чаралары - 1, каралтылар-1, бакча йортлары-1. 1 кеше зыян күргән.

Янгын чыгунын сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында - 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән-2 янгын, башка сәбәпләр аркасында-1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар.

Эзләү-коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7  тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр, эзләү эшләренә - 2 тапкыр. Профилактика эшләренә-6 тапкыр.

Башка вакыйгалар:

30.08.2020 ел 10.10 Саба районы, Байлар Сабасы янында урман массивы.

   4 нче ЗПСО коткаручылары 1970 елда туган, гөмбәләр җыю вакытында адашкан  ике кызы белән хатын-кызны урманнан чыгаралар.

30.08.2020 ел 18.21 Буа районы, урман массивы, Әлши торак пункты янында.

1нче ЗПСО коткаручылары 1991 елда туган, гөмбәләр җыю вакытында адашкан хатын-кызны урманнан чыгаралар.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә генә калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янган бинадан тышка чыга алмый.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уеннарны булдырмау, балаларга аларның куркынычын аңлату.

- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, аларга янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә, ә аннары «112»ашыгыч хезмәтләрен чакыртуның бердәм номерына шалтыратыгыз

  Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кешеләрнең салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлыгы. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен дә контрольдә  һәм башка кеше гомере очен дә бернинди жаваплылык тота алмый.

 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International