29.07.2020 Әлки районы, Чуаш Кичүе авылы, Соловьиная урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан шәхси торак йортта янгын чыккан.
Янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе-мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Торак йортта 1930 елда туган өлкән яшьтәге хатын-кыз яши, 2019 елның августында республика президент программасы буенча ялгыз яшәүче өлкәннәр категориясе өчен йортта 3 автоном янгын хәбәрчесе урнаштырылган булган.