Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә барган.

2013 елның 1 феврале, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә барган. 5 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән. 2 кеше үлгән,   Сәбәпләре җылыту җиһазларын  дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын, янгын белән саксыз эш итү аркасында  – 3 янгын, 3 янгынның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр барган. 2 тапкыр ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.

Янгын

30.01.2013ел. 22.46 Актаныш районы, Калмаш авылы, Фрунзе урамы, 15нче йорт

Ут беркатлы бүрәнәле йортта чыккан. Янгынның мәйданы 30 кв.м. тәшкил иткән. Янгынны сүндергән вакытта 00.25 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр ике мәетне таба 1979 елгы хатын – кыз, һәм 2009 елга бала. Янгынның сәбәбе – мичнең артык кызып китүе.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

·         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

·         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

·         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

·         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

·         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

·         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

·         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International