Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә барган. 5 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. 2 кеше үлгән, 2 кеше зарар күргән. Сәбәпләре: механизмның һәм узелның төзек булмавы аркасында 1 янгын, җылыту җиһазларын дөрес кулланмау аркасында – 2 янгын, янгын белән саксыз эш итүе – 4 янгын, мичләрне дөрес кулланмау аркасында – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр барган. 3 тапкыр ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
Янгын
30.01.2013ел. 08.36 Яшел Үзән районы, Яшел Үзән шәһәре, Украинская урамы, 3нче йорт, 56 фатир
Ут ике бүлмәле фатирда чыккан, матрац янган. Янгынның мәйданы 2 кв.м. тәшкил иткән. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар фатирның коридорында 1936 елгы хуҗа әбине табалар. Кызганычка каршы ашыгыч ярдәм килгәнче ул җан бирә. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
30.01.2013ел. 09.24 Тәтеш районы, Тәтеш шәһәре, Пионерлар урамы, 8нче йорт
Ут беркатлы шәхси йортта чыккан. 2 кв.м. мәйданында урын җирләре янган. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар 1960 елгы хуҗа кешене табалар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
· Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
· Яткан җирдән тәмәке тартмаска
· Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
· Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
· Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
· Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
· Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.