Казан янгын-коткару гарнизоны көчләре Казан шәһәрендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерде

2020 елның 13 июне, шимбә

21.56 (Мәскәү) 12.06.20. Казан шәһәре, Төньяк-Көнбатыш ур., 10 йорт, Казан куст базасы, «Газпром сжиженный газ» ҖЧҖ бинасындагы шартлау булды.

Урынга 2 нче янгын рангы буенча Казан янгын-коткару гарнизонының көчләре һәм чаралары чыкты. ЭКБ-76ның беренче янгын сүндерү-коткару бүлекчәсе килүгә 22.03 сәгатьтә оператор бинасында шартлау булуы ачыкланды, шуның нәтиҗәсендә 200 куб.м күләмле әзер продукциянең стационар сыешлыгы янды.

Сүндерү җылылык изоляцияләү костюмнарында пеноподъемник кулланып башкарылды. Күчмә насос станциясе эшләде.

Һәлакәтне бетерүгә 199 кеше һәм 58 берәмлек техника, ГТХМнан 116 кеше һәм 32 берәмлек янгын–коткару һәм махсус техника җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International