Яшел Үзән янгынчылары үз ветераннарын онытмый

2020 елның 8 мае, җомга

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонында Бөек Ватан сугышы һәм янгын саклау ветераннары турында видеоролик трансляциясен оештырдылар. Махсус әзерләнгән видеороликны җәмәгать транспорты тукталышына урнаштырдылар, аны узган ел Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре янгынга каршы пропаганда элементлары белән рәсмиләштерделәр һәм социаль роликлар күрсәтү өчен экран белән җиһазландырдылар. Хәзер урам телевизоры экраныннан шәһәрлеләргә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында гына искә төшереп калмыйча, «01»хезмәте ветераннары турында да ачыктан-ачык сөйлиләр.
9 Май бәйрәменә махсус әзерләнгән видеороликта бер – бер артлы Яшел Үзән ветераннарының-сугыш юлларын узган һәм күп еллар янгын сагына хезмәт иткән кешеләрнең фотосурәтләре алмаштырыла. Серяков Михаил Федотович, Гарифуллин Галим Нигъмәтулла улы, Заһидуллин Равил Гафият улы, Чернов Василий Степанович, Царев Илья Филиппович, Скоробогатова Ксения Евдокимовна... - барлыгы 23 ветеран һәм тыл хезмәтчәне.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына аларның барысы да диярлек тормыштан китте. Хәзер Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтенең бер ветераны-Вәлиулла Хафиз улы Хафизов гына исән калган. Ләкин хөрмәтле ветераннар турындагы хәтер Яшел Үзән янгын сагы тарихында мәңгегә янгын сүндерүчеләрнең киләчәк буыннарына хөрмәт һәм ихлас рәхмәт белдерү буларак калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International