ГТХМ министры Евгений Зиничев россиялеләрне мәҗбүри ял көннәрендә максималь уяу булу туында искә төшерде

2020 елның 27 марты, җомга

Безнең гражданнарның игътибарын киләсе эш көне булмаган чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүгә юнәлтәсем килә.
Күпләрегез мәҗбүри ялларын шәһәрдән читтә, дача участокларында үткәрүләрен истә тотып, йорт яны участокларын җыештырганда һәм ризык әзерләгәндә ачык ут үрчетүдән тыелуыгызны сорыйм.
Аномаль җылы кыш нәтиҗәсендә, безнең илнең күпчелек өлешендә янгын куркынычы сезоны шактый иртәрәк башланды. Җылы һава торышы, шулай ук җил көчәюе сезнең милекне бозуга гына түгел, якын кешеләрегезнең һәм күршеләрегезнең һәлак булуына да китерә торган ландшафтлы һәм техноген янгыннар санын арттыруга ярдәм итә.
Узган тәүлектә генә дә Россия ГТХМ көчләре белән 3 278 янгын сүндерелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3 тапкыр күбрәк. 164 кеше зыян күрде, шуларның 24е һәлак булды, шул исәптән 1 бала.
Хөрмәтле ата-аналар, балаларыгызны караучысыз калдырмагыз, чөнки янгыннарның төп сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International