Яшел Үзәндә предприятиеләрнең янгын-техник комиссияләре утырышларында янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Яшел үзәннең шәһәр төзүче иң эре предприятиеләрендә 8 янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләрен җәлеп итеп, янгын-техник комиссияләр утырышларын елга ике тапкыр үткәрәләр. Узган ярты елдагы эшкә йомгак ясыйлар, алдагы чорга бурычлар куялар.

Предприятие җитәкчелеге тарафыннан янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрүгә зур игътибар бирелә. Автоматик янгын сигнализациясе системаларын, автоматик янгын сүндерү җайланмаларын урнаштыру һәм монтажлау, җайланмаларны ремонтлау, янгын техникасын, беренчел янгын сүндерү чараларын сатып алу - янгынга каршы характердагы барлык кирәкле чаралар билгеләнгән вакытта башкарыла. "А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” АҖ янгынга каршы чараларны үтәүгә узган елда 1 млн. 611 мең сум акча тоткан. «ПОЗИС» АҖ бу максатларга 20 млн.35 мең 240 сум акча үзләштергән.

Моннан тыш, ике шәһәр төзүче предприятие җитәкчелеге финанс чаралары бүлеп бирде һәм күп балалы гаиләләр, ялгыз пенсионерлар һәм ветераннар яшәгән урыннарда автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру буенча хәйрия акциясенә дә теләктәшлек күрсәтте. 34 һәм 52 янгын-коткару частьләренең шәхси составы ярдәмендә завод хезмәткәрләре, производство ветераннары йортларында һәм фатирларында 300гә якын янгын датчигы урнаштырылды.   

 

Резеда Йосыпова, Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International