"Яз килә..." Яшел Үзәндә районның ГХКЯК утырышында язгы ташуга әзерлек һәм янгын хәбәрчеләре кую мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Аномаль җылы кыш һәм явым-төшем аз булуы быелгы яз язгы ташу белән бәйле гадәттән тыш хәлләрдән башка узар дигән өмет уята. Хәзер, Нижневязово метеостанциясе мәгълүматлары буенча, кар катламының биеклеге уртача 18 сантиметр тәшкил итә, бу соңгы 10 елда уртача күрсәткечләрдән 3 тапкыр кимрәк. Идел, Зөя елгаларында әлегә уртача калынлыгы 23-25 см тәшкил иткән боз тора, автомобиль һәм тимер юл күперләре янында зур булмаган промоиналар күзәтелә. Идел елгасы дәрәҗәсе 52,8 м тәшкил итә, бу узган елгы күрсәткечләрдән 2,8 метрга артыграк.
Безнең район территориясендә су басу зоналарына җиде торак пункт – рус Әҗиле, Татар Танае, Мамадыш-Әкил, Үтәк, Бузай, Мулла Иле, Васильево авыллары керә. Моннан тыш, Октябрьский (Щурячий ярымутравы), Городище, Луковский, Прибой, Албаба, Булатово авыллары да ташкынга дучар ителгән.
16 марттан башлап мониторинг һәм торак пунктларны йөреп чыгулар оештырылачак, шулай ук күзәтү постлары эшли башлаячак, алар тәүлек саен елгаларның дәрәҗәсе турында мәгълүматны Яшел Үзән районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә тапшырачаклар. 

Резедә Йосыпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International