Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең хезмәткәрләре кышкы кием формасына күчтеләр

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Баш идарәнең йөздән артык кешесе: хәрби хезмәткәрләр, баш идарә аппараты бүлекчәләренең өлкән һәм урта башлык составы, Казан гарнизоны территориясендә урнашкан баш идарәнең барлык бүлекчәләренең һәм ведомство буйсынуындагы оешмаларының өлкән һәм урта башлыклары иркен спорт манежында тезелеп бастылар. «Парад» белән гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, күзәтү һәм саклау буенча Баш идарә башлыгы урынбасары полковник Андрей Орлов җитәкчелек итте.

Смотр нәтиҗәләре буенча тикшерүчеләр форма киемен киюдәге җитешсезлекләр турында рапорт тәшкил итәчәк, әгәр андыйлар булса, аны Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе башлыгы урынбасарына тәкъдим итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International