Тормыш иминлеге культурасын пропагандалау, Гражданнар оборонасы буенча белемнәрне тәрбияләү - бүген – 4 октябрьдә билгеләп үтелә торган Россия Гражданнар оборонасы көненә багышланган күп кенә чараларның төп бурычлары әнә шундый. Бу көнне гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, белем бирү учреждениеләре вәкилләре, гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәләре белгечләре белән берлектә бөтен республика буенча ашыгыч хезмәтләр техникасы һәм җиһазлары күргәзмәләре, очрашулар, чыгышлар, тормыш иминлеге нигезләре буенча ачык дәресләр оештырыла, янгынга каршы хезмәт бүлекчәләрендә Ачык ишекләр көннәре үткәрелә.
Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонында гадәттәгечә балалар белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. Бүген 9 нчы шәһәр лицеенда федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряды хезмәткәрләре гражданнар оборонасы буенча махсус дәрес үткәрде.
Киләчәктә бу белемнәр укучыларга беркайчан да кирәкмәсен, әмма һәрвакыт әзер булырга кирәк!
Резедә Йосыпова