Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  67 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр. Ялган чакырулар буенча 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 11 тапкыр.

Республикада  9 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 1 янгын, күпфатирлы йортларда – 2 янгын, каралтыда – 3 янгын, мунчада – 1 янгын, бакча йортында – 2 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында –3 янгын,  мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында –3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.     

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 3 тапкыр чыктылар.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  9  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 4 тапкыр. Профилактик эшләренә – 10 тапкыр.

26.08.2018 ел 13.43 Казан шәһәре, Совет районы, Дәрвишләр бистәсе, Казансу елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1969 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Әлеге ир 17 август көнне балык тоткан вакытта югалды. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

26.08.2018 ел 10.47  Яшел Үзән МР,  Нарат авылы, Урман урамы, йорт

Җир эшләрен алып барган вакытта, 1967 елгы ир-ат җир астында калды.    Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

                  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International