2023 ел, 21 нче май вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 84 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 21 янгынны сүндергән.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе аэромобиль төркеме Төмән өлкәсеннән командировкадан исән-имин кайтты. Анда Татарстан янгын сүндерүчеләре Россиянең башка төбәкләреннән килгән янгын сүндерүчеләр белән бергә Көнбатыш Себер һәм Урал торак пунктларында яшәүчеләргә бәла китергән урман һәм ландшафт янгыннары белән көрәшкә иңгә-иң торып бастылар.
Бүген Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2023»халыкара икътисадый форумын ачу тантанасы узды. Ул Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләренең икътисади үзара хезмәттәшлегенең төп мәйданчыгын тәшкил итә.
Бүген Казан шәһәренең Вахитов районындагы 255 нче балалар бакчасында булачак чыгарылыш укучылары белән янгын куркынычсызлыгы буенча интерактив дәрес узды.
2023 ел, 16 нчы май вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 10 янгынны сүндергән.
Бүген Казан янгын-коткару гарнизонының 119 нчы янгын-коткару часте дежур каравылчысы янында ут вахтасы гадәттәгечә башланмады. Иртән профессиональ янгын сүндерүчеләргә кунакка «Сәламәт буын» Усад күп профильле лицееннан яшь янгын сүндерүчеләр килде. Бүгенге малайлар һәм кызлар киләчәктә МЧС сафларына басарга хыяллана бит.
2023 ел, 15 нче май вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 14 янгынны сүндергән.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «хезмәтләре өчен» күкрәк билгесе белән Татарстан Республикасы буенча килешү бүлекчәләре Идарәсе Түбән Кама филиалында федераль янгынга каршы хезмәтнең 44 нче ЭКБ отряды начальнигы урынбасары Илнур Төхвәтуллин бүләкләнде.
2023 ел, 14 нче май вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 12 янгынны сүндергән.
2023 ел, 11 нче май вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 19 янгынны сүндергән.