Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 66 тапкыр чыкты. Республика янгын сүндерүчеләре 16 янгынны сүндерделәр, шуларның торак бина (корылмалары) һәм каралты корылмаларында - 8 янгын.Һәлак булучылар юк, 1 кеше зыян күргән.
Янгыннарның сәбәпләре:электр җиһазларының җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 2 янгын, ут белән саксыз эш итү - 11 янгын, башка сәбәпләр - 3 янгын.
Башка чакыруларга чыгу - 49 чыгу, шулардан: ялган чакырулар - 34 тапкыр, янусыз кыска ялганышка - 1 тапкыр, азык януга - 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә – 10 тапкыр.
Янгын сүндерү бүлекчәләренең авария-коткару эшләрен уздыруга чыгуы – чыкмаганнар.
Ирекле янгын сакчылары бүлекчәләренең янгыннарны сүндерүгә чыгулары - 2 тапкыр.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең дежур бүлекчәләренең чыгулары – 3 тапкыр. Шуларның: юл-транспорт хәләкәтендә ярдәм итү - 1 тапкыр (машинада кысылган зыян күрүчене чыгару, Казан ш., ЗПСО №2), суда эзләү-коткару эшләре - 1 тапкыр (Свияга елгасында балыктан кайтмаган 2 ир-атны эзләү, Яшел Үзән муниципаль районы, Бритвино авылы, ЗПСО №2), башкасы - 1 тапкыр. Профилактик эшләргә – 9 чыгу.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне исегезгә төшерә:
Торакка янгын хәбәрчесе куегыз! Ул сезнең янгынны вакытында табарга һәм сезнең тормышыгызны коткарырга ярдәм итәчәк! Сезнең куркынычсызлык - сезнең җаваплылык!
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе халыкка балаларны үзләрен генә калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Бигрәк тә ябык фатирларда яки бүлмәләрдә балаларны ялгыз калдыру куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре генә янып торган бинадан тышка чыга алмыйлар.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкәннең бурычы - ут белән уеннарны булдырмау, балаларга аларның куркынычларын аңлату.
- Үз балаларыгызның иминлеге турында кайгыртыгыз: янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә, ә аннары “101” номерына кәрәзле телефоннан янгын сагына яки “112” ашыгыч хезмәтләр чакыру бердәм номерына шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз.
Сез үзегез утка ничек каравыгыздан, балаларыгызның аңа ничек каравы бәйле.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та китерә алмый.
Сезнең куркынычсызлык - сезнең җаваплылык!
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны»: 8 (843) 288-46-96.