ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең белешмәләре буенча 2018 елда 30 майда көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 15-20 м/с көчле җил, 12 һәм 20 сәгать арасында 20-25 м/с бик көчле җил, урыны белән давыл һәм яшенле яңгыр көтелә.
Ике шәһәр пляжын, бу димәк “Локомотив” һәм Комсомольское күле янындагы, ГИМС хезмәткәрләре инде куллануга кабул иткән. Һәм бүген кече суднолар инспекторлары тикшерү белән “Түбән елга арты” пляжына килделәр. Кызганычка каршы, көчле җил һәм каты яңгыр аркасында тикшерүне ахырына кадәр җиткерергә мөмкинлек булмады, тикшерү башка көнгә күчерелде. Казанда ял итүчеләр өчен барлыгы ике рәсми пляж һәм су янында күп кеше ял итә торган өч урын ачылачак.
Бүген Аксубай һәм Норлат муниципаль районнары буенча күзәтү һәм профилактика эшләре районара бүлегенең башлыгы Йосыпов Рифкать Русия ГТХМ системасында Иминлек культурасы елы чикләрендә янгын иминлеге чаралары турында храмнарның руханиләре белән профилактика дәресен үткәрде. Идарәчелекнең хезмәткәре чиркәү биналарында иң еш яну чыганаклары турында сөйләде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 73 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 янгын, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 2 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән торак секторда – 6 янгын, каралтыда – 4 янгын, бакча йортында – 2 янгын, башка объектларда – 1 янгын.
1989 елда 28 майда "Нижнекамскнефтехим" ААҖ газ заводының насос станциясендә янгынны бетергәндә ОВПО-1 МВД ТАССР янгын сүндерү хезмәтенең өч хезмәткәре һәлак булган. Быел Федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отряды иптәшләренең хәтер көнен отряд идарәсенең территориясендә шулай ук ПСЧ-47 һәм ПСЧ-35 тә янгын сүндерүче куллары белән корылган мемориаль комплексын ачылуга оештырды.
Матбугат конференциясендә журналистлар каршында Татарстан Республикасының кече суднолар буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов чыгыш ясады. Ул массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә 1 июньдә гадәттәгечә җәйге айларның ахырына кадәр дәвам итә торган коену сезонының рәсми ачылышы көтелгәне турында сөйләде. Күзәтү оешманың җитәкчесе башкарылган эшләр, яңалыклар һәм имин ял кагыйдәләре турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең мәгълүматлары буенча 2018 елда 30 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көндез һәм кич белән 15-20 м/с җил, сәгать 12 дән 20 гә кадәр 20-25 м/с урыны белән бик көчле җил, давыл һәм яшенле яңгыр көтелә.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 66 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 22 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 янгын, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортта – 5 янгын, күпфатирлы йортларда – 2 янгын, мунчада – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, башка объектларда – 2 янгын.
Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар ут сүндерүне һәм кешеләр коткаруны шомарттылар, ә студентлар уку вакытында килеп чыккан гадәттән тыш хәл килеп чыгу очрагында академия бинасыннан дөрес итеп эвакуацияләнергә өйрәнделәр. Шулай ук Казан шәһәре Гражданнарны саклау идарәсенең Казан эзләү-коткару отрядының коткаручылары студентларга вузның югары катларыннан эвакуацияләнү вакытында канат-төшү җайланмасын ничек кулланырга һәм ничек ут сүндергечне файдаланырга икәнне күрсәттеләр.
Бүген Русия ГТХМ ПРПСО Казан эзләү-коткару отрядының базасында янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларның яңача хезмәттәшлеге башланды – уку-күнегү дәресләрендә гамәли тәҗрибә һәм белеме уртаклашу. Коткаручылар махсус коткару җиһазларын куллану буенча янгын сүндерүче хезмәттәшләренә берлектә профессиональ белемнәрен яхшыртыр һәм практикада аларга күтәрелергә ярдәм итәр өчен шатланып үз тәҗрибәсен бирергә әзер.