ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2018 ел
җомга

12 июльдә кич белән Югары Ослан т. п. һәм Казан шәһәре арасында көймә бата иде. Дүрт урынлы Speedster спорт катерында 1987 һәм 1968 елгы ир-атлар булган. Катер тишелгән иде. Коткаручылар килеп җиткәнче, балыкчылар, катерны үз көймәләренә эләктереп, якындагы Коровий утравына тарттырдылар. Ә утраудан ир-атларны катер белән бергә ЗПСО № 2 коткаручылары һәм ГИМС инспекторлары Казан шәһәрендәге яр буена илттеләр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  12  тапкыр, кыска ялганыштан – 8 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр.


12
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  21  тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр.


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген ГИМС Үзәге хезмәткәрләре Идел елгасының акваториясе буенча олы күләмле профилактик рейд үткәрделәр. Татарстан Републикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының, полиция һәм ММЧ вәкилләре су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү бүлегенең хезмәткәрләре белән бергә дүрт судноларда бозучыларны эзләргә чыктылар.

10 июльдә ОСВОД коткаручылары Казанның Яңа Савин районы Җиңү паркының күлендә 12 яшьлек кызны коткардылар. Ул әти-әниләре белән бергә ялда булган, суга кереп, тирәнлектә ялгыш баскан һәм бата башлаган. Казан шәһәре ОСВОД коткаручылары шунда ук баланы судан чыгардылар, кыз аңында булган, ярасыз һәм үпкәсенә су кермәгән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  19  тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр.


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

2011 елда 10 июльдә Сөйки авылы янында "Булгария" дизель-электроходы батты, аның бортында 201 кеше булган. 122 кеше, шул исәптән 28 бала, һәлак булган. 79 кеше "Арабелла" теплоходының экипажы белән капитан Роман Лизалин җитәкчелегендә коткарылган. Бүген район җитәкчелеге һәм халкы, шул бәхетсез рейс пассажирларларының туганнары һәм якыннары, Татарстан Республикасы министрлыкларының вәкилләре "Булгария" теплоходында һәлак булганнарның истәлегенә төзелгән мемориаль комплекс территориясендә җыелды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  41 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  20  тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 7 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 1 тапкыр.

 


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Идел Буе федераль округының Русия ГТХМ Баш идарәләренең арасында янгын сүндерү һәм коткару спорты буенча төбәкара ярышларның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының җыелма төркеме җиңде. Татарстан гамәлчеләре Кировтан төрле дәрәҗәдәге 16 медаль һәм турнир чемпионының мактаулы кубогын алып килделәр. Чемпионатта 15 төркем катнашкан.

Балалар сәламәтләндерү лагерьларына килүнең беренче көннәрендә үк ГТХМ хезмәткәрләре уку күнегүләрен үткәрәләр. Эвакуацияләү буенча күнегүләрнең берсе Түбән Кама районы "Олимпиец" спорт-сәламәтләндерү лагеренда узды. Гамәли чаралардан соң лагерьда һәлакәт булу очрагында үз-үзеңне тоту турында гомуми инструктаж уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International