ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2018 ел
җомга

Гадәттәгечә сентябрь аенда янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре уку йортларында берничә профилактик чаралар үткәрәләр – Куркынычсызлык дәресләре, Ачык ишекләр көне, янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлары күргәзмәләре, шулай ук мәктәп биналарында янгын сүндерү-тактик өйрәнүләр. Мондый өйрәнүләрнең максаты – янгын чыккан очракта шартлы янгынны сүндерү буенча янгын сүндерү бүлекчәләре шәхси составының һәм белем бирү йорты персоналының уртак гамәлләрен шомартырга.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  88 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  40 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 16 тапкыр.

 


6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү бүлегенең башлыгы урынбасары Регина Гаязова катнашуында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен бүгенге брифинг коену сезоны вакытында су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү нәтиҗәләренә багышланды. Регина Гаязова сүзләренчә, 2018 елның коену сезонындасуда  барлыгы 84 һәлакәт теркәлгән, аларның нәтиҗәсендә 71 кеше һәлак булган, шул исәптән 5 бала.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  69 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  28 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр.


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Азнакай муниципаль районы буенча кәзәтчелек һәм профилактика эше бүлегенең өлкән инспекторы Равил Хөсәенов Азнакай шәһәренең 6 нчы урта гомумбелем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына критик хәл килеп чыгу очрагында үз-үзеңне  тоту, мәктәптә, урамда, өйдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Шул ук көнне Азнакай шәһәренең 5 нчы урта гомумбелем мәктәбендә Азнакай муниципаль районы буенча кәзәтчелек һәм профилактика эше бүлегенең башлыгы Булат Шәйхетдинов янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының техникасын эшләтеп, янгын килеп чыгу очрагында тиз һәм куркынычсыз эвакуация буенча уку күнегүдән башлады.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  62 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  22 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 12 тапкыр.


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

8 нче янгынга каршы хезмәт отрядының хезмәткәрләре ВДПО ның Яшел Үзән бүлегенең белгечләре белән берлектә "Созвездие" балалар бакчасында янгын иминлеге тәртибе кагыйдәләре буенча чираттагы дәресне үткәрделәр. 52 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең башлыгы урынбасары Эдуард Мөхәммәтҗанов кечкенә тыңлаучыларга янгыннарның сәбәпләре турында сөйләде, янгын булмас нишләргә кирәк һәм өй яисә фатир барыбер янып китсә үз-үзеңне ничек тотарга икәнне аңлатты.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  17 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр.


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Мактау китабына һәм тактасына төрле тормыш өлкәләренең үсешенә зур өлеш керткән яшәүчеләрнең исемләрен кертәләр. Иң яхшылар арасында Татарстан Республикасы буенча 8 нче ФПС отрядының хезмәткәрләре дә бар. Быел Мактау тактасына 53 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең каравыл башлыгы ярдәмчесе эчке хезмәт прапорщигы Алексей Русинов портреты эләкте. Ул Серго исемендәге заводның җитештерү корпусларының берсендә килеп чыккан янгынны сүндергәндә җитезлек һәм батырлык күрсәткән өчен югары бүләккә лаек булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International