Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 28 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 3, ялган чакыру буенча – 9, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 9. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, бакча йортлары – 1, мунчалар – 1, гаражлар – 1, транспорт чаралары – 1, башка төрдәге милек объектлары – 1. 1 кеше коткарылган, 1 кеше зыян күргән.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 3, мичне кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 0, ут белән саксыз эшләү – 2, ут төртү - 2.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 9 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 1, юл һәлакәтенә – 1, башкаларга – 5 тапкыр. Профилактика эшләренә – 15 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96