ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2019 ел
дүшәмбе

26-нчы май вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 76 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 19 янгынны сүндергән, шул исәптән: шәхси йортларда-1 янгын, мунчаларда һәм саунахта – 2 янгын, бакча йортларында – 5 янгын, эксплуатацияләнми торган биналарда – 2 янгын, башка объектларда – 9 янгын.


25
май, 2019 ел
шимбә

Бүген Казан янгын сүндерү-коткару гарнизонының янгынчылары "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясендә катнаштылар.


24
май, 2019 ел
җомга

20 елдан артык инде май аенда Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районының яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары арасында ел саен үткәрелә торган ярышлар үткәрелә. Ярышлар Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге, янгын-коткару гарнизоны, ТРО ВДПО Түбән Кама бүлеге һәм янгынга каршы пропаганда үзәге тарафыннан үткәрелә.

20 майдан 23 майга кадәр федераль янгын хезмәтнең беренче отрядының укыту-тренировка полигонында отрядның янгын хезмәте звенолары (ГДЗС) ярышлары узды. Отряд данын яклау хокукы өчен республика ярышларында 4әр кешедән 56 звено көч сынашты.

23-нче май вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 11 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак билгеләнештәге биналарда (корылмаларда) һәм каралтыда – 8 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген инспектор тикшерүе белән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре Казанның Киров районы Аккош күле урман зонасында урнашкан Ю. А. Гагарин исемендәге балалар сәламәтләндерү лагерында булдылар.

22-нче май вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 17 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак билгеләнештәге биналарда (корылмаларда) һәм каралтыда-7 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

Операция әзерлегенә тест үткәрү һәм дөнья чемпионатын үткәрүгә барлык сервисларның үзара хезмәттәшлеге механизмнарын камилләштерү кысаларында Казанда 2019 елның 20-24 маенда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионаты финалы уза.

«Музейлар төне» акциясен Россиядә унөченче тапкыр уздырылды, быел аңа ике миллионнан артык кеше кушылды. Картиналар галереяләре һәм музейлар, арт-киңлекләр һәм театрлар бирегә килүчеләр өчен махсус программалар әзерли: күргәзмәләр, концертлар, квестлар һәм мастер-класслар.

21-нче май вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 70 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 16 янгынны сүндергән, шул исәптән: шул исәптән күпфатирлы йортларда – 2 янгын, башка биналарда һәм корылмаларда – 1 янгын, бакча йортларында – 1 янгын, вагончикларда, мобиль типтагы йортларда – 1 янгын, эксплуатацияләнмәгән биналарда – 1 янгын, башка объектларда – 10 янгын. 1 кеше һәлак булган. 1 кеше һәлак булган. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International