Узган тәүлек эчендә булган вакыйгалар

2019 елның 28 июне, җомга

27-нче июнь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 35 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән: күп фатирлы йортларда – 1 янгын, дача йортларында – 1 янгын, эксплуатацияләнмәгән биналарда – 1 янгын, башка объектларда – 2 янгын.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын.

Башка вакыйгалар: ялган чакырулар буенча - 12 тапкыр, кыска ялганыштан башка горения – 1 тапкыр, пригорание пищи – 2 тапкыр, үзара башка хезмәтләре белән - 14 тапкыр.

ТР буенча Россия ГТХМ ЭКХ һәм Россия ГТХМ ИЭКО дежур бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

Судагы фаҗигаләрнең төп сәбәпләре: исерек килеш коену, бу максатлар өчен билгеләнмәгән һәм җиһазландырылмаган урыннарда коену, суда кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен үтәмәү, шулай ук зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү буенча күнекмәләр булмау.

 Зыян күрмәс өчен, билгесез һәм бу максатлар өчен билгеләнмәгән сулыкларда коенудан тыелыгыз; ялгыз су коенудан сакланыгыз; исерек килеш коенмагыз; билгесез рельефлы җирдә коенмагыз; буйкалар артына йөзмәгез; хроник чирләр булса, ярдан ерак китмәгез; балаларны караучысыз калдырмагыз.

Тыела:

- кисәтүләр һәм тыю язулары куелган урыннарда су коенырга;

- җиһазландырылмаган, таныш булмаган урыннарда коенырга;

- йөзү чикләрен билгели торган буйкалар артына керү;

- мотор, җилкәнле судноларга, үлчәү көймәләренә һәм башка йөзү чараларына якын йөзәргә.

- суга катеры, көймә, причаллар, шулай ук әлеге максатлар өчен җайлашмаган корылмалардан сикерергә;

- сулыкларны пычрату һәм чүпләү;

- спиртлы эчемлекләр эчү, исерек килеш коену;

- этләрне һәм башка хайваннарны алып килү;

- бу максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарда туп белән уйнау, шулай ук су төбендә һәм башка коенучылар белән шаяру;

- ялган тревоглар бирү;

- такталарда, бүрәнәләрдә, ятакларда, автомобиль камераларында, надувлы матрацларда йөзәргә.

Һәр кеше суда бәла-казага күрүчегә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тиеш.

Суда экстремаль ситуация гамәлләре

Әгәр сезнең күз алдыгызда кеше бата икән, киләсе кагыйдәләрдән файдаланырга кирәк:

- батучыга арттан йөзеп килегез. Әгәр бу катлаулы булса, батучы астына йөзеп керегез, сул кулыгызны аның уң тез астыннан тотыгыз, ә уң кулыгыз белән алдан аның сул аягын этеп, батучыны аркасы белән борыгыз, шулай аның белән йүзеп чыгыгыз;

- зыян күрүчене куркынычсыз урынга яткырыгыз.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International