ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2019 ел
җомга

20-нче июнь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 11 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда - 5 янгын, каралтыда - 2 янгын, башка объектларда - 4 янгын.


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Россия ГТХМ кинология хезмәте оешуның чираттагы еллыгын билгеләп үтә. 1996 елда «Центроспас» отрядының эзләү кинология хезмәте оештыру турындагы боерыкка кул куела. Шул вакыттан бирле дүрт аяклы сугышчылар коткару операцияләренең даими катнашучылары булдылар.

2019 ел 20 июнь, Бөгелмә шәһәре, Рабочая урамы. Беренче янгын сүндерү бүлекчәләре килеп җитү буенча 30 кв.метр мәйданда бер катлы йорт эчендә янгын чыккан. Янгын нәтиҗәсендә 2 бала һәлак булган, 2016 елгы малай һәм 2018 елгы  кыз.

19-нчы июнь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 14 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 6 янгын, эксплуатацияләнмәгән биналар - 3 янгын, башка объектлар - 5 янгын.


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе «Коткару йолдызы» III Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр героик-патриотик фестиваленең беренче этабын башлап җибәрде. Фестивальнең тематикасы - «Россия ГТХМ: батырлык-намус-коткару», «Коткару геройларына багышлана».

Һөнәри осталык буенча «WORLDSKILLS KAZAN 2019» дөнья чемпионаты алдыннан конкурсантлар авылында янгын сүндерүчеләрнең һәм объектның хезмәт күрсәтүче персоналының янгын чыкканын сүндерү һәм кешеләрне эвакуацияләү буенча үзара бәйләнешен эшкәртү буенча өйрәнүләр узды. Шулай ук студентлар шәһәрчегенең ирекле янгын сүндерү командасы әгъзалары да янгынны бетерү буенча гамәли күнекмәләр алды.

18-нче июнь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 16 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор-6 янгын, транспорт чарасы - 1 янгын, башка объектлар - 9 янгын. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган.


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

«Россиянең барлык 1122 шәһәрендә булырга!"- шундый максат белән җиде ел дәвамында танылган сәяхәтче Иван Ширяев автостоп белән ватаныбызның гаять зур һәм кечкенә шәһәрләрен йөреп чыга. Татарстан Республикасының Яшел Үзән шәһәре 603нче булды «Камышлы сәяхәтче »исемлегендә. Һәм монда ул традиция буенча янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләрендә тукталды.

Бу саннарны бүген Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасының кече суднолар буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов җиткерде.

17-нче июнь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 10 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда - 3 янгын, каралтыда - 2 янгын, башка объектларда - 5 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International