Бүген Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш буенча районара бүлегенең өлкән инспекторы Альмирис Талипов 21 нче номерлы "Алтын балык" балалар бакчасында янгынга каршы әңгәмә үткәрде.
Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, кулларын күтәрделәр һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр. Әлеге чарада 5 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге 60 бала катнашкан.