Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәт отрядларының иң яхшы вәкилләре бүген «ТР буенча ФЯХ бүлегенең Иң яхшы командиры» республика конкурсының финал этабында үзара көч сынаштылар.
12: 39 сәгатьтә Идел елгасында КСДИ инспекторлары бозда аерылган балыкчыны табып, аны ярга илтә. Бу вакыйга нәтиҗәсендә Ульяновскда яшәүче 69 яшьлек кешенең коткарылуы ачыклана.
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 9 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда – 3 янгын, авыл хуҗалыгы биналарында-1 янгын, башка объектларда-5 янгын.
Чираттагы планлы рейд Яшел Үзән районында узды. Планда – күп кенә балык тоту өчен гомерен куркыныч астына куярга әзер балыкчылар.
26 ноябрь көнне 112-гә Алабуга районының Бессониха авылы янында Нократ елгасы аша 25 ноябрьдән Менделеевскның ике кешесе балык тотарга килгән (300 метр киңлектәге һәм 100 метр озынлыкта кечкенә утрауда кунганнар), дип хәбәр ителде.
25-нче ноябрь вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 15 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор-4 янгын, эксплуатацияләнмәгән биналар-1 янгын, башка объектлар-10 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән.
Менә инде егерме елдан артык Татарстанның янгын бүлекчәләрендә хезмәттә КамАЗ шассиларында автомобильләр тотыла. Ышанычлы һәм югары үтемле, куллануда таләпчән түгел, һәм иң мөһиме, ремонтка яраклы. Әмма аларның күбесе озак еллар хезмәт итү дәверендә эксплуатациянең барлык чик срокларын эшләде инде, бу аларның техник торышына сизелерлек йогынты ясады.
Яңа Чишмә һәм Чирмешән муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр буенча районара бүлекчәсе балалар белән профилактик эш алып баруга зур игътибар бирә. Дәресләр балаларның яшен исәпкә алып оештырыла. Бүген Чирмешәннең «Ромашка» балалар бакчасында «Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре»темасына уен-викторина формасында профилактик чара үткәрелде.
Яшел Үзән районында 7 сантиметр калынлыкта бозга чыккан гражданнарны ачыклау буенча рейд узды.
Лаеш районы – Мишә һәм Кама елгалары сулыклары бозы буенча беренче уртак планлы рейдка ял көннәрендә җыелма мобиль патруль төркеме юл тотты, аның составына Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хезмәткәрләре, КСДИ Үзәге дәүләт инспекторлары, эзләү-коткару хезмәте коткаручылары, шулай ук районның административ комиссиясе, полиция, балык күзәтчелеге һәм СКҖ вәкилләре керде.